Барлык яңалыклар

“Бездә ришвәтчеләргә урын юк!”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров җинаять эшләре кузгатылган республика чиновникларына мөнәсәбәте турында шулай диде.

“Бездә ришвәтчеләргә  урын юк!”
“Бездә ришвәтчеләргә урын юк!”

Соңгы  айларда Башкортстанда берничә җитәкчегә карата ришвәт белән бәйле җинаять эше ачылды. “Ведомости”  басмасына биргән интервьюсында  Радий ХӘБИРОВ, җинаять эшләре кузгатылган республика чиновникларына мөнәсәбәте турындагы четрекле сорауга җавап биреп, болай дигән иде: “Моңа нормаль карарга кирәк. Без зур җәмгыятьтә яшибез һәм төрле кешеләр була. Эшкә алганда беркемнең дә күңеленә кереп карап булмый, башында нинди уйлар барлыгын да белмисең, андый сәләтне миңа Ходай бирмәгән. Төп бурычым – командама лаеклы кешеләрне җәлеп итү, җитәкчелек эшен намус белән башкару, халыкның ышанычын югалтмау.  Ләкин  без, кешеләр, кайвакыт ялгышабыз шул.  

Коррупция дәрәҗәсен бәяләү кыен, әмма гомум алганда, без моның өстендә эшлибез. Безнең законнарыбыз бар, мондый җинаятьләр белән көрәшү чаралары бар. Законнарны һәммәбез яхшы белә. Аларны бозмасаң, сиңа беркем тимиячәк”.

Җәмәгатьчелектә шау-шу уяткан кайбер эшләргә тукталып үтик. Әлбәттә, бу эшләрнең әле ахыры билгеле түгел, нокта әле куелмаган, суд карары да чыгарылмаган. Ләкин шунысы ачык күренә – республикада югары вазифаларда утыручы җитәкчеләрне җитди тикшерә башладылар. Тикшереп кенә калмыйлар, сак астына да алалар, утырталар да...Бу – властьта коррупционерларга урын юк, дигәннең ачык чагылышымы?

Әйдәгез, белгечләр фикеренә таянып,  әлеге проблеманың асылына төшәргә тырышып карыйк.

Коррупциягә каршы көрәш – ил  һәм республика сәясәтенең аерым бер юнәлеше

“Русия Президентын сайлаулары үткәннән соң, РФ Оборона министрлыгы структурасында кулга алулар булды. Элегрәк Владимир Путин мөрәҗәгатендә үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, кесә баету белән шөгыльләнүчеләргә  хакимият органнарында урын юк дип белдергән иде. Хәзер хакимияттәге коррупционерларны ачыклау процессы ил буенча бара. Марттагы сайлаулардан соң, хокук саклау органнарына тулы эшчәнлек иреге бирелде дип фаразларга мөмкин.

 Клебанов күптән түгел кулга алынды. Әмма узган елның көзендә,”Башкиравтодор” җитәкчесе Юланов һәм аның иптәшләре кулга алынганчы ук, аңа инде бөтен материаллары эзер булгандыр дип уйлыйм”, – ди политолог Евдокимов Николай Анатольевич.

Элеккеге транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебановның ришвәтлеккә бәйле эшен тикшерү дәвам итә. Александр Клебановны  аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаеплиләр. Тикшерү фаразлары буенча, ул, 2023 елда  “Башкиравтодор” оешмасы директорлар советы әгъзасы булганда, йөк ташучы компаниядән биш миллион сум ришвәт сораган.

Безнең республикада ришвәтчелеккә каршы көрәш системалы рәвештә оештырылган. Коррупция белән эчке эшләр системасы, министрлыклар, ведомстволар ныклы эш алып бара. Ришвәтчелек буенча җинаять эшләре ачыла. Мәсәлән, 2022 елда республикада коррупциягә бәйле 1000нән артык җинаять эше ачыкланган һәм 868 җинаять эше кузгатылган, шуларның   361 – ришвәт алган өчен. Бу сан 2021 елга караганда 20% ка күбрәк булып чыккан. Бер ел эчендә депутатларга һәм муниципалитет башлыкларына гына да 75 эш ачылган. Ә былтыр, 2023 елда, Башкортстанда 1200дән артык җинаять ачыкланган, шуларның 320дән артыгы  – ришвәт алу, 280нән артыгы урлау белән бәйле. Коррупция җинаятьләре өчен 180нән артык кеше хөкем ителгән, шуларның 36сы ирегеннән мәхрүм ителгән.  Менә шундый саннар.

 Мәгълүм булуынча, 13 июньдә БР яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының элеккеге рәисе Яна Гайдукка, вазифа вәкаләтләрен арттырып куллануда гаепләнүе сәбәпле, сак чарасы сайлануы билгеле булды. Аны  “Яшьлек хаус” яшьләр йортын төзекләндерүдә вазифа вәкаләтләрен арттырып куллануда гаеплиләр. БР Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, Гайдук, конкурс процедураларын, шулай ук мәдәни мирас объектларын яклау нормаларын бозып, Пушкин урамындагы Костерин һәм Черников йортларын ремонтлауга подряд оешмасы белән үзлегеннән чыгып килешү төзегән. Ә моны төзекләндерүгә республика бюджетыннан 5,2 млн сум акча бүленгән булган.

 Коррупция элек-электән җәмгытьтә төп проблема булып торган. Мәсәлән, Иван III, Иван IV һәм Петр I заманнарында әлеге патшаларның  мондый ише җинаять өчен төрле җәзалар кертүләре мәгълүм. Шуңа күрә, билгеле, бүген килеп аны тиз арада юк итү мөмкин түгел. Ришвәт алуда зур түрәләр генә түгел, укытучылар, табиблар, полиция хезмәткәрләре дә эләгә. Коррупция очраклары хәтта авыл хуҗалыгы тармагында да еш очрый. Элеккеге җитәкчеләр җирләрне үзләштерәләр дә, анда берни дә утыртмыйлар. Нәтиҗәдә авылларда бик күп җирләр ташландык хәлдә ята.

 Әйтергә кирәк, Радий Хәбиров  Александр Клебановны эштән азат итү турында карарын җинаять турында мәгълүмат раслангангач та кабул итте. Төбәк җитәкчесенең аның командасында каракларга һәм ришвәтчеләргә урын юк дип әллә ничә тапкыр әйткәне булды. Хакимият үз-үзен коррупционерлардан әнә шулай да чистартырга мәҗбүр.

ФИКЕРЛӘР

 

Булычев Евгений Николаевич, доцент, юридик фәннәр кандидаты:

– Соңгы елларда республика  федераль казнадан төрле максатларда зур акчалар алуга иреште. Республика шулай ук, икътисадка шәхси инвестицияләр җәлеп итүне дә көчәйтте. Боларның һәммәсе кайбер намуссыз түрәләр өчен үз кесәләрен баету мөмкинлеген бирде.

 Радий Хәбиров “Бездә карак һәм ришвәтчеләргә урын юк!” дип берничә тапкыр әйтте”.

 

БР Дәүләт Җыелышы –Корылтай депутаты Әлфит Нигъмәтҗанов үз фикерен белдереп болай диде:

–  Моңарчы закон белән проблемалары булган яки кайчандыр коррупциядә  тотылган кешеләрне Республика Башлыгы дәүләт вазифаларына билгеләми. Аларның коррупциягә тартылуы вазифага тәгаенләнгәннән соң башлана.  Монда кеше факторлары калкып чыга – алар ымсынуларга каршы тора алмыйлар һәм нәтиҗәдә командадан төшеп калалар.

Кызганычка каршы күңелен ришвәт алуга салган кешеләрдә  намус дигән төшенчә юк. Әгәр җитәкче үз кесәсен генә кайгыртып,  баюга омтылышын  халык мәнфәгатьләреннән өстен куйса, аның шәхси ихтыяҗлары үсү белән бергә, дәүләт байлыгына кызыгуы да арта.  Андыйлар, әлбәттә, Радий Хәбиров командасыннан “оча”.  Урлашу, алдау очраклары юллар төзү, торак-коммуналь хезмәтләр кебек шактый зур акчалар юнәлтелгән тармакларда теркәлә. Коррупция эшләре бөтен җирдә бара: федераль дәрәҗәдә, төбәк һәм район дәрәҗәсендә дә...

 

Исәнгулов Илдар Хәмзә улы, хокук яклаучы:

–  Радий Фәрит улы сәләтле кешеләрне күрә белә, кирәк икән – командасына да ала.  Кызганычка каршы, кайбер кешеләр ышанып тапшырган вазифаларында озак утыра алмыйлар. Мондый җитәкчеләр идарә итү командасыннан чыгарыла, Республика Башлыгы аларны яшерми дә, якламый да.  Хакимият әнә шулай үз-үзен коррупционерлардан чистарта. Моңа ачык мисал булып  Руслан Казыхановның  кулга алынуы тора. Ул 18,3 млн сумлык контрактлар төзегәндә алдауда гаепләнелә. Хәзер ул Евразия фәнни-мәгариф үзәге күзәтчелек советыннан алынып,  БР Башлыгы киңәшчесе статусыннан да мәхрүм ителде. “Башспирт” җәмгыяте җитәкчесе дә шул комсызлык аркасында алышынды. Аннары дәүләт акчасы ярдәмендә баерга уйлаган Клебанов эштән азат ителде.

Хәбиров республикага эшкә кайткач та, коррупциягә каршы көрәшне башлап җибәрде һәм аның янында намуссыз кешеләргә урын юк.

 

Илебезнең киләчәге безгә һәм безнең тормышка булган мөнәсәбәтебезгә бәйле. Коррупция белән көрәшне үзебездән башларга кирәк. Ә дәүләт тарафыннан чыгарылган законнар, “түгәрәк өстәлләр”, “кайнар элемтәләр” һичшиксез, тормышыбызны бу “чирдән” дәваларга ярдәм итәр 

Фото: Башинформ.

 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: