Барлык яңалыклар

Бу ни хәл соң ул?

Көн саен бер үк тырмага басалар...

https://vk.com
https://vk.com

Узган тәүлектә Башкортстанда чираттагы күңелсез антирекорд куелган: полиция мошенниклык турында 45 хәбәр теркәгән – республика халкы 23,5 миллион сумнан артык акчасыннан колак каккан.

Мәсәлән, Октябрьский шәһәре полициясенә Красноярск краенда яшәүче хатын мөрәҗәгать иткән. Алтмыш яшьлек пенсионер ханым үзенең туганнарына килгән. Ул кунакта булганда, мессенджер аша инвестицияләр буенча эксперт белән аралашуын дәвам итә. Бер ай элек кыйммәтле кәгазьләргә акча салу сылтавы белән җинаятьчеләр аны кушымта ачарга һәм интернет-бизнеска 11,5 миллион сумнан артык акча кертергә күндергәннәр, шуларның 8 миллионы – пенсионер хатынның шәхси акчалары булган. Ханым шаккаткыч табышка ышана һәм барлык булган акчаларын, шулай ук кредитка алган 3 миллион сумнан артык акчасын сала. Аферистлар, зур табышны кулга төшергәч, элемтәгә чыгудан туктый. Алданган хатын полициягә мөрәҗәгать итә.

Уфада полициягә Сипайлово микрорайонында яшәүче, шәһәр поликлиникаларының берсендә табиб булып эшләүче хатын килгән. Аның сөйләвенчә, мессенджерда аңа ул эшләгән поликлиниканың баш табиб урынбасары исеменнән хәбәр җибәрәләр, “Үзәк Банк һәм полиция хезмәткәрләре сезнең белән элемтәгә чыгачак” дип хәбәр итәләр. Тиздән, чынлап та, үзләрен Үзәк Банк һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез кешеләр шалтырата. Алар “җинаятьчеләр сезнең исемгә кредитлар рәсмиләштерергә тырышалар дип” хатынны ышандыралар. Моңа юл куймау өчен ханымга ашыгыч рәвештә “кредит” алырга һәм аны “хәвефсез исәпкә” салырга кирәк, диләр. Нәтиҗәдә, хатын, төрле банклардан кредитлар алып, мошенникларга 3 миллион сумнан артык акча күчерә.

Шул ук Сипайлово микрорайонында полициягә Уфа заводларының берсендә эшләүче алтмыш яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә. Ул үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган телефон аферистлары кармагына чак кына эләкми кала. Алар “акчаларыгыз куркыныч астында, шуңа 800000 сум “кредит” алырга һәм аларны “хәвефсез исәпкә” салырга кирәк дип ышандыралар. Уфалының бәхетенә, аның танышы әлеге сөйләшүне ишетә һәм ир-атның банкомат аша акча җибәрүенә юл куймый. Ул ирне полициягә мөрәҗәгать итәргә күндерә, шул рәвешле, аның акчаларын саклап кала.

Әлеге мошенниклык очраклары буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тагын бер тапкыр кисәтә: таныш булмаган кешеләрнең исәпләренә акча күчермәгез. Шәхси һәм банк мәгълүматларын чит кешеләргә хәбәр итәргә кирәкми.  Әгәр мошенниклар шалтыраткан икән, трубканы куегыз. Болай сез үзегезне һәм үз мөлкәтегезне хәвеф-хәтәрдән саклап калачаксыз.

Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәте.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: