Барлык яңалыклар

Банклар мошенниклар урлаган акчаларны кайтарачак

Закон 25 июльдән гамәлгә кертелә. 

25 июльдән банклар телефон мошенниклары урлаган акчаларны кайтара башлаячак, дип хәбәр итәләр Милли банкта. Акчаларны банк Русия банкының махсус  базасындагы исәбенә (анда моңа кадәр мошенниклык схемаларында “күренеп калган” исәп һәм карталар номерлары кертелә) күчергән очракта кайтарачаклар.

Моннан тыш, әгәр кеше сәер исәпкә акча күчерә икән, банклар клиентка исәп номерының мошенникныкы икәнен хәбәр итәргә һәм операцияне туктатып торырга тиеш.

“Акча күчерүченең уйлар һәм операциядән баш тартыр өчен ике көне булачак. Әгәр инде клиент бу вакыт үткәч тә акча күчерә икән – акчалар күчәчәк. Бу очракта инде банк нәтиҗәләр өчен җавап бирмәячәк һәм бер тиен дә компенсацияләмиячәк. Каза күрүчегә полициягә мөрәҗәгать итәргә генә кала”, – диләр Милли банкның матбугат хезмәтендә.

“Тагын бер мөһим яңалык – банклар дропперларны (аларның банк исәпләре һәм карталары урланган акчаларны чыгарыр өчен кулланыла) дистанцион хезмәтләндерүдән сүндереп куячак. Нәтиҗәдә дропперлар карталар белән куллана һәм онлайн-операцияләр башкара алмаячак”, – ди Милли банкның хәвефсезлек бүлегенең начальник урынбасары Рамил Нәсыйбуллин.

Бу закон проекты буенча бер ел элек фикер алыша башлаганнар иде. Белгечләр бу эш банклар эшчәнлеген катлаулаштырачак һәм аларның хезмәтләрен кыйммәтләтәчәк,  ә аферистлар законны урап узу  юлларын һәм алдауның яңа схемаларын уйлап табачак дип кисәткән иде.  

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: