Барлык яңалыклар

“Алло, без – тәҗрибәле брокерлар”

Шулай дигән кешегә ничек ышанмыйсың инде?

Мошенниклык очракларының берсе 67 яшьлек уфалы белән теркәлгән. Пенсионер полицейскийларга ял көннәрендә аның телефонына билгесез номерлардан шалтыратулар килүен сөйләгән. Әңгәмәдәшләр үзләрен инвестиция компаниясе хезмәткәрләре дип таныштырган, үзләренең тәҗрибәле брокерлар булулары һәм сәүдә алып баруда зур тәҗрибәгә ия булулары турында сөйләгән. Алар пенсионерга табышлы компанияләргә акча инвестицияләү юлы белән өстәмә акча эшләү мөмкинлеге тәкъдим иткән. Олы яшьтәге ир-атка  “тиз” акча эшләү идеясе ошаган, һәм ул диалогны дәвам итәргә ризалашкан. Мошенниклар пенсионердан акчаларны аларның "инвестиция портфеленә" күчерергә сораганнар. Нәтиҗәдә ир-ат аферистларга 1 млн сумнан артык шәхси тупланмаларын күчергән, әмма вәгъдә ителгән керемне барыбер ала алмаган. Пенсионер  полициягә мөрәҗәгать иткән.

Гомумән алганда узган ялларда аферистлар кешеләрне 5 миллион сумга алдаган.

Вадим Садретдинов, БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: