Барлык яңалыклар

Икенчегә эчеп тотылган ир полиция хезмәткәрләренә ришвәт тәкъдим иткән (Видео)

Эчкелек беркайчан да яхшылыкка китерми шул. 

Икенчегә эчеп тотылган ир полиция хезмәткәрләренә ришвәт тәкъдим иткән (Видео)
Икенчегә эчеп тотылган ир полиция хезмәткәрләренә ришвәт тәкъдим иткән (Видео)

Караидел районында юл-патруль хезмәте тикшерү өчен "Great Wall" автомобилен туктаткан. Ә машина йөртүче исерек булган. Тест нәтиҗәсе 1,297 мг/л күрсәткән, ә норма 0,16 мг/л дан артмаска тиеш.

43 яшьлек ир башта теләсә нинди сәбәп табып, медицина тикшерүен үтмәскә тырышкан. Полиция хезмәткәрләренә башта 5 мең ришвәт биреп сөйләшеп караган, аны тыңлаучы булмагач, 50 мең сумга кадәр менгән.

Баксаң, ул моңа кадәр дә эчкән килеш руль артында тотылганы булган икән. 2022 елның апрелендә аңа 30 мең сум штраф салып, 1,5 елга машинада йөрү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр.

Хәзер исә аңа карата җинаять эше ачылачак — транспорт белән исерек хәлдә кабат идарә итү өчен генә түгел, ә ришвәт бирергә тырышу өчен дә.

Эчкән килеш руль артында йөрүче - җинаятьчегә тиң. Әллә нинди бәла-казаларга да юлыгырга мөмкин. Аллаһ сакласын!  Шуңа күрә спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырмавың хәерле. 

Чыганак: Башинформ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: