Барлык яңалыклар

Янә алданудан коткарганнар

Ярый әле банк хезмәткәрләре уяу.

Янә алданудан коткарганнар
Янә алданудан коткарганнар

Мошенниклар, аферистлар гади халыкны алдап, акчаларын тартып алуны дәвам итәләр. Мәсәлән, 75 яшьлек иргә билгесез номердан шалтыратып,  сезгә 100 мең сум күләмендә кредитны хупладык  дип хәбәр иткәннәр. Ләкин акчаны алу өчен банк бүлегенә килергә кирәк икән.

Банкның уяу хезмәткәре шунда ук мошенникларның  ниятен аңлаган. Любовь Шәйморатова клиент белән җентекләп сөйләшкән һәм аңа мошенниклар шалтыратуын аңлаткан. Аннары бу хәл турында полициягә хәбәр иткән.

Хәзер җинаять кодексының 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Сак, уяу, игътибарлы булыгыз.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: