Җинаять һәм җәза
19 июль 2024, 08:54

Уфада бер балага атканнар (Видео)

Җинаятьчене полиция эзли. 

Уфада бер балага атканнар (Видео)Уфада бер балага атканнар (Видео)
Уфада бер балага атканнар (Видео)

Кичә, 18 июльдә,Уфаның Касыймов урамындагы 10нчы санлы йорт алдында 10-13 яшьлек берничә бала уйнап йөргән Шул арада кинәт кызларның берсе: "Ой, мамочки!» - дип акырып елый башлаган. Иптәшләре бу кызда кан күргәч, алар да куркып кычкыра башлаганнар.

«БашДТП» телеграм-каналында хәбәр авторы әйтүенчә, билгесез кеше балага пневматик коралдан аткан. Кызны "ашыгыч ярдәм" машинасы белән хастаханәгә салганнар. Табиблар пуляны тартып чыгарганнар. Хәзер атучыны полиция хезмәткәрләре эзли.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас