Барлык яңалыклар

Исерек водитель ДАИ инспекторларыннан кача алмаган

Каршыга шундый "водитель"ләр очрамасын инде...

БРның ДАИсеннән.
Фото:БРның ДАИсеннән.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны ярдәмендә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мопед руле артындагы исерек водительне ачыклаганнар. Битараф булмаган гражданин Дүртөйле буйлап мототранспорт чарасында исерек булуы мөмкин водитель хәрәкәт   итүен хәбәр итә. Бу мәгълүмат тиз арада юл-патрулҗ хезмәте экипажына тапшырыла. Күп тә үтми мопедны ачыклыйлар, әмма аның водителе, тизлеген тагын да арттыра төшеп, качарга тырышкан, әмма ДПС хезмәткәрләре аны куып баскан һәм тоткарлаган.

Гражданинның хәбәре чынга туры килгән. Руль артында беркайчан да водитель таныклыгына ия булмаган ир утырган.  Ул исерек булган.  Аңа карата  водитель таныклыгына ия булмыйча исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткәне өчен административ протокол төзегәннәр.

Ирнең моңа кадәр  шундый ук  хокук бозу очрагы өчен административ җаваплылыкка тарттырылган булуы ачыкланган. Бүгенге көндә кабат исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җинаять эше кузгату  мәсьәләсе хәл ителә. Водительнең мопедын штрафстоянкага урнаштырганнар. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: