Барлык яңалыклар

Шмидт авылында бер егет наркотиклар лабораториясе оештырган

Коточкыч! 

Mash Batash Телеграм-каналы.
Фото: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Уфа районында яшәүче 19 яшьлек егеттән  наркотиклар ясау өчен 250 кг чимал тартып алганнар. Ул арендага алынган шәхси йортта нарколаборатория оештырган.

“Бизнес”ын оештырыр өчен ул тиешле корылмалар һәм җиһазлар, химик матдәләр  сатып алган. Белгечләр якынча бәяләвенчә, “нарколаборатория” атна саен 10 килограммга кадәр тыелган синтетик матдәләр җитештерергә сәләтле булган.

Наркотикларны “яшь эшкуар” закладкалар аша таратырга ниятләгән. Метафизикны Хәвефсезлек хезмәте тоткарлаган. Аңа 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

 

Mash Batash Телеграм-каналы.
Mash Batash Телеграм-каналы.
Фото: Mash Batash Телеграм-каналы. 
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: