Барлык яңалыклар

"Права"сыз хатын 22 яшьлек кызны бәрдергән (Видео)

Бу хәл Баймакта теркәлгән. 

"Права"сыз хатын 22 яшьлек кызны бәрдергән
"Права"сыз хатын 22 яшьлек кызны бәрдергән

Бүген Баймакта юл-транспорт һәлакәте булып, җәяүле чак үлемнән калган. Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, шәһәр урамында көндез 36 яшьлек хатын-кыз, ВАЗ-2107 автомобиле руле артында идарә итүен югалтып, сәүдә йорты янында басып торган 22 яшьлек кызны бәрдергән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр.

Видеодан күренгәнчә, автомобиль кызны "эләктереп", бар көчендә коймага барып бәрелә. Кыз җиргә егыла һәм тора алмый.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтен теркәгәндә Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат базасында хатынның машина йөртү таныклыгы номеры буенча башка мәгълүматлар чыгуын ачыклаган. Бу хатын беркайчан да машина йөртү таныклыгы алмаган булып чыга.

Ялган документ белән йөрү факты буенча шоферны полиция бүлегенә тикшерү өчен алып киләләр.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: