Барлык яңалыклар

Җитәкче оешманың ике экскаваторын сатып җибәргән

Ә акчасын үз кесәсенә салган. 

Җитәкче оешманың ике экскаваторын сатып җибәргән
Җитәкче оешманың ике экскаваторын сатып җибәргән

Башкортстанда акча үзләштерүдә гаепләнгән оешманың элеккеге директоры суд алдына басачак.

"Шемяк" оешмасының элеккеге җитәкчесенә карата Уфа районы судында җинаять эше кузгатылган. Ир-ат үз вазифасыннан файдаланып, зур күләмдә оешма милкен урлауда гаепләнә. 

Прокурор тикшерүе материаллары җинаять эше кузгату өчен сәбәп булып тора. Тикшерү версиясе буенча, 2018 елдан 2020 елга кадәр ир-ат, компания директоры буларак, фирманың ике экскаваторын сатып җибәргән. Аларның гомум бәясе 1,3 млн сум тәшкил иткән. Акчаны ул үз мәнфәгатьләрендә кулланган.

Ир гаебен таныган, зыянны тулысынча капларга вәгъдә биргән.

Чыганак: Башинформ.

Фото: istk.ru

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: