Барлык яңалыклар

Бер көн эчендә Башкортстан халкы мошенникларга 12 миллион сум акча күчергән

Безнең халык бик ышанучан шул. 

Бер көн эчендә Башкортстан халкы мошенникларга 12 миллион сум акча күчергән
Бер көн эчендә Башкортстан халкы мошенникларга 12 миллион сум акча күчергән

Узган тәүлектә БР буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур частена 30 алдану очрагы турында мәгълүмат килгән.

15 июльдә Уфада яшәүче 39 яшьлек хатын-кызны мошенниклар алдагач, полициягә барып гариза язган.

Ханымга билгесез номердан берәү шалтыратып, үзен банк хезмәткәрләре дип таныштырган. "Акчагызны мошенниклар урларга уйлый, шуңа хәвефсез счетка күчерергә кирәк", дигәннәр. Хатын "урлыйлар" дигән сүзгә ышанып, барлык 6 млн акчасын төрле банкоматлар аша билгесез банк счетларына күчергән.

Берникадәр вакыттан соң гына ялгышлык эшләгәнен аңлаган һәм, өметен сүндермичә, полициягә мөрәҗәгать итәргә булган. Шулай итеп ул үз теләге белән мошенникларга 6 миллион сумнан артык акча күчергән. 

Шул ук көнне Уфа шәһәре буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының 8 нче полиция бүлегенә 51 яшьлек хатын-кыздан һәм 60 яшьлек ир-аттан шул ук схема белән адану турында гариза килә.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: телефоннан чит кеше белән сөйләшкәндә сак булыгыз! Финанс операцияләрне бары тик банк бүлекчәләрендә генә башкарыгыз. Шикле тәкъдимнәргә ышанмагыз. Шундый шикле тәкъдимнәр килсә, полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Олы яшьтәге туганнарыгызга акчаны билгесез кешеләргә җибәрмәскә кирәклеген аңлатыгыз.

Чыганак: Башинформ

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: