Барлык яңалыклар

Салават шәһәре башлыгы пенсионер хатынны судка биргән

Шәһәр башлыгының судка  дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итүнең сәбәбе – өлкән яшьтәге хатынның социаль челтәрләрдә “карак төрмәдә утырырга тиеш”  дип язган  сүзләре. Миронов бу сүзләрне аның  намусына тап төшерә һәм дәрәҗәсен хурлый, дип санаган һәм аның файдасына ярты миллион сум акча түләтүне сораган. 

Эшне ике суд инстанциясендә  карагач,  пенсионер хатынны мэрга 70 мең сумнан артык акча түләргә мәҗбүр итәләр. Миронов сүзләренчә, ул дәгъваны карау нәтиҗәсеннән “гомум концепция планында канәгать”. Шулай ук түрә хатын-кыздан суд чыгымнарын каплатырга планлаштыра. Пенсионер хатын исә суд карарыннан риза түгел, ул шикаять язарга ниятли. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: