Барлык яңалыклар

Подъездда бер ханымны акыртып талаганнар (ВИДЕО)

Явыз кешеләрдән Ходай саклап йөртсен инде.

Подъездда бер ханымның сумкасын тартып алып качканнар (ВИДЕО)
Подъездда бер ханымның сумкасын тартып алып качканнар (ВИДЕО)

Уфада полиция хезмәткәрләре берничә тапкыр кеше талауда шикләнелүчене тоткарлаган.

11июль көнне бу ир Кольцевая урамындагы йортта 57 яшьлек хатын-кызга һөҗүм иткән. Ханым эштән кайтып килгән. Подъездга керү белән артыннан иярүче ир аның сумкасын тартып алып качкан. Сумкасында документлар, акча, ике телефон һәм банк картасы булган.

Шуннан соң бу җинаятьче Черниковская урамында 45 яшьлек ир-атка да ташланып, аның кесә телефонын алып качкан.

Җинаятьче ерак китә алмаган. Полиция хезмәткәрләре шушы сәгатьләрдә үк аны тоткарлаган. Ул берничә көн элек төрмәдән чыккан 28 яшьлек Дәүләкән районы кешесе булып чыккан.

Чыганак: t.me/ufa_rb

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: