Барлык яңалыклар

Уфада 16 яшьлек егет телефон аферистларында курьер булып эшләгән

Ә 20 яшьлек кыз, узенең нинди эшкә килеп юлыкканын аңлагач, полициягә хәбәр иткән. 

Уфада 16 яшьлек егет телефон аферистларында курьер булып эшләгән
Уфада 16 яшьлек егет телефон аферистларында курьер булып эшләгән

Уфада полиция хезмәткәрләре 77-93 яшьләрдәге биш өлкән кешене алдауда катнашкан яшүсмерне тоткарлаган.

Зыян күрүчеләрнең барысы да полициягә "сезнең якыныгыз юл һәлакәтенә эләккән" схемасы буенча эшләүче мошенникларга юлыгуын белдергән. Пенсионерлар "җинаять эше ачылмасын өчен полициягә акча төртү" максаты белән акчаны курьерга тапшырганнар. Барысына да шул 16 яшьлек егет килгән.

Тоткарланган кеше "бушлай белдерүләр" сайтында эш тапканын сөйләгән. Хәзер ул, җинаять җаваплылыгы яшенә җиткәнлектән, берничә "алдау эше" фигуранты булып киткән.

Ә Нефтекамада 20 яшьлек студент кыз, шулай ук интернетта «акчалы эш» тапкач, нинди эшкә алынуын аңлаган. Аны бер адреска акча алырга җибәргәннәр. Ишекне 85 яшьлек ханым ачкан һәм аңа 110 мең сум акча яткан пакетны тапшырган. Банкоматка барып "хуҗасына" күчерү урынына, кыз полициягә килеп, бу җинаять турында сөйләгән.

Соңрак аңа эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылган.

Чыганак: Башинформ

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: