Мошенниклар Белоретта бер таксистны алдап, аның исеменә 350 мең сумлык кредит рәсмиләштергәннәр, дип хәбәр итә "Башинформ" агентлыгы.
Шофер чакырылган заказ буенча килгән, һәм аңа шул мизгелдә клиент шалтырткан. "Мин үземә түгел, сөйгән кызым өчен сезне чакырттым, акчаны карта аша күчерергә телим", - дигән. Һәм ул таксисттан банк картасы номерын, ә аннан таксистның телефонына килгән sms кодын да сораган. "Түләү өчен хәзер сезгә код килергә тиеш, акча тизрәк күчсен өчен шул саннарны да әйтегезче", - дигән ул. Таксист бер шикләнүсез әйткән. Пассажирны таксист түләгәнен дә көтеп тормаган, икенче заказларына ашыккан.
Бераздан ул үзенең банк заемчысы булып киткәнен белеп хәйран калган.
Чыганак: Башинформ