Барлык яңалыклар

2 яшьлек баланы таптап үтергән ир гаебен танымаган

Авыр хәл...

БР  прокуратурасы.
Фото:БР прокуратурасы.

Дуван районы прокуратурасы “автомобиль белән идарә итүче затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы сәбәпле саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү” маддәсе буенча Чиләбе өлкәсендә яшәүчегә карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Хәл болай булган. 2023 елның июлендә “Лада-219010” автомобиле руле артындагы водитель,  рөхсәт ителгән тизлекне арттырып, Каракүл авылының Үзәк урам аша йөгереп чыккан 2 яшьлек малайга бәрелә. Бала юл-транспорт авариясе урынында һәлак була.

Гаепләнүче гаебен танымаган. Җинаять эше Салават районара судына арытаба тикшерү өчен юнәлтелгән.

Водитель сүзләречә, бала рөхсәт ителмәгән урында юлга йөгереп чыккан. Медицина тикшерүе аның аек икәнлеген күрсәткән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: