Барлык яңалыклар

Үз ялганында тотылган

Бакалы районында полиция хезмәткәрләре гадәти булмаган җинаять ачкан.

Үз ялганында тотылган
Үз ялганында тотылган

БР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белдерүенчә, полициягә талау турында гариза килгән. Ир кеше 1 миллион сумнан артык акча белән командировкага килүе турында әйткән. Килей авылыннан ерак булмаган урында туктагач, имеш тә, билгесез ике кеше аның акчаларын талаган, машинасыннан кесә телефонын һәм планшетын урлаган.
Чынбарлыкта полиция хезмәткәрләре машинананы тикшергәндә урланган техниканы һәм акчаларның бер өлешен тапкан. Алар тавык читлекләренә яшерелгән булган. Гариза язучы үзенең талану фаразында нык торырга тырышкан, ләкин талау булмавы исбатлангач, ялганын танырга мәҗбүр булган. Баксаң, бу кеше Бакалы районында тавыклар сатып алырга тиеш булган, ләкин ул тавык сатып алырга тәгаенләнгән акчаларны комарлы уеннарга салган. Акчаларны җилгә очыруын аклар өчен полициягә гариза язган. Ләкин сизгер полиция хезмәткәрләре аның ялганын тиз ачкан. Ялган шикаять өчен әлеге иргә карата җинаять эше кузгатылган.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: