Барлык яңалыклар

Уфалының кыйммәтле машинасын тартып алганнар

Сәбәбе нидә?

Суд приставлары  Уфада яшәүче ирдән  капиталь ремонт взнослары буенча җыелып киткән бурычлары өчен  “Ягуар” машинасын тартып алганнар.

Бурычлы взнослар түләү буенча бернинди чаралар да күрмәгәч, җыелып киткән бурычларын капларга тырышмагач, суд приставы аның транспорт чарасына арест салган. Машинаны арытаба сату өчен махсуслаштырылган оешмага  тапшырганнар.

Федераль суд приставлары хезмәтенең БР буенча Баш идарәсе 2024 елда капиталь ремонт өчен взнослар буенча 100 миллион сумнан артык бурычны түләткән.

Исегезгә төшерәбез, капиталь ремонтны үзвакытында ясауның төп факторы – даими рәвештә  түләнгән взнослар. Чөнки  ремонт ясалачак йортлар саны нәкъ взнослар күләменә бәйле. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: