Барлык яңалыклар

"Алло, абонент килешүегезнең срогы чыга!.."

...чыннан да ул килешүне төзегәнгә бик күп еллар үтте бит, дип уйлаган хатын.  

Уфада банк хезмәткәрләре, клиент хатынның мошенниклар йогынтысында булуында шикләнеп, полиция чакыртканнар. Моңа кадәр хатын  “хәвефсез” исәпкә күчерергә дигәнгә ышанып, җыйган акчаларының бер өлешеннән колак каккан булган.

Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсендә  хәбәр итүләренчә, банк хезмәткәрләре шалтыратканнан соң 26 яшьлек хатынны полиция бүлегенә алып килгәннәр. Финанс белгечләре аларның киленты мошенниклар белән элемтәдә дигән шик белдергән. Моңа кадәр хатын 700 мең сумнан артык акчаларын онлайн күчергән. Моннан соң ул Октябрь проспектында урнашкан банк бүлегенә кредит рәсмиләштерергә дип килгән.

Акчаларының куллану максаты бөтенләй икенче булуында шикләнгән банк хезмәткәрләре полициягә шалтыраткан. Вакыйганы ачыклау барышында хатын аңа имеш тә кәрәзле элемтә компаниясе хезмәткәрләре шалтыратып, абнент килешүенең срогы чыга, дип хәбәр итүләре ачыкланган. Аннары хатын белән башка “белгечләр” элемтәгә чыккан һәм аның җыйган акчаларын мошенниклар  үзләштерергә тели, дигән. Акчаларны “хәвефсез” исәпкә күчереп коткарып була, дип ышандырган алар әлеге хатынны. Ул акчаларын онлайн күчергән.  Аферистлар күрсәтмәләре буенча ул банкка кредит алыр өчен юлланган.

Полиция чакырткан уяу банк хезмәткәрләре яшь хатынны артыба хаталанудан коткарып калган. “Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Русия Эчке эшләр  министрлыгының Уфа буенча идарәсенең начальник урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Владислав Тарунов финанс учреждениесе хезмәткәрләре Денис Желновка һәм Любовь Шәйморатовага актив тормыш позициясе, гражданнарга карата мошенниклык гамәлләрен туктатуда ярдәм иткәне өчен ведомство начальнигы, полиция полковнигы Виталий Дудконың рәхмәт хатларын тапшырды. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: