Барлык яңалыклар

Машинасы белән Әй елгасына чумган

Үзе чыгып котылган һәм тотылган. 

Машинасы елгага чумган
Машинасы елгага чумган

Кыйгы районының Иске Мөхәммәт авылы кешесе юл полициясеннән качарга уйлап, Әй елгасын кичеп чыгарга уйлаган.

Юлларны тикшереп йөргәндә автоинспекторлар «Лада Нива»ның кинәт тизлеген арттыруын күреп калган. Алдына чыгып машинаны туктатырга боерганнар, әмма водитель аның саен ныграк газга баскан. 

Елга ярындагы юлдан барганда, шофёр елганы аркылы кичеп чыгарга уйлап, рульне кинәт су ягына борган. Машина бата башлагач, ир ярга йөзеп чыккан. 48 яшьлек водитель медицина тикшерүе алудан баш тарткан. Моның өчен һәм полиция таләбенә буйсынмаганы өчен суд аңа 10 тәүлек административ кулга алу билгеләгән, дип хәбәр иттеләр Республика полициясендә.

Чыганак: Башинформ

Фото: Видеодан скриншот. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: