Барлык яңалыклар

Комарлы уеннар оештырып яткан

Хәзер закон алдында җавап тотачак инде. 

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Стәрлетамакта  ир-ат комарлы уеннарны законсыз оештырганы һәм үткәргәне өчен суд алдына басачак. Тикшерү версиясе буенча,  2024 елның май аенда  гаепләнүче арендага алган шәхси йортка билгесез адәмнәрдән сатып алган уен корылмаларын кайтарып урнаштырган. Бер айдан соң законсыз уен эшчәнлеге хакында  полиция хезмәткәрләре  белеп калган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре 69 берәмлек уен җиһазларын тартып алган. Гаепләнүче үз гаебен таныган. Җинаять эше Стәрлетамак буенча мировой судка арытаба карау өчен җибәрелгән, дип хәбәр иттеләр БР прокуратурасының матбугат хезмәтендә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: