Барлык яңалыклар

Хөкем ителгән хатынны ярлыкарга уйлаганнар

Нәрсәләрне исәпкә алганнар бу очракта?

Ксения Калинина Архив фотосы.
Фото:Ксения Калинина / Архив фотосы.

Башкортстан Башлыгы каршындагы ярлыкау сораулары буенча комиссия күп балалы ана үтенечен хуплаган. Бу хакта Дәүләт Җыелышы – Корылтайда хәбәр иттеләр.

Чираттагы утырышка барлыгы 6 үтенеч килгән. Шуларның берсе  ришвәт өчен шартлы срок алган дәүләт башкарма хакимият органнарында һәм җирле үзидарә органнарында билгеле бер вазифаларны биләү тыелган хатын-кыздан килгән.

Ветеринар хезмәттә эшләп һәм ветеринария өлкәсендәге федераль мәгълүмат системасыннан куллану мөмкинлегенә ия булып, хатын акчалата бүләк өчен таныш эшкуарларына ит сату өчен ветеринар таныклыклар алырга булышкан.

“Хөкем ителгән хатын –  өч бала анасы. Бу аның тәүге хөкем ителүе. Кылынгын кылыгында ул үкенде, гаебен тулысынча таныды, – диде Комиссия рәисе – парламент спикеры Константин Толкачёв. – Эш материалларын җентекле өйрәнеп, яшәгән һәм эшләгән урыннарыннан  уңай характеристикаларны исәпкә алып, комиссия үтенечне хупларга  һәм хөкем ителгән хатынны җәзаны үтәүдән азат итү  карарын кабул итте”.   

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: