Барлык яңалыклар

Исерек ир әнисен тапап аша чыккан

Юл-транспорт һәлакәте Учалы районының Тунгатар авылында теркәлгән.

Исерек ир әнисен тапап аша чыккан
Исерек ир әнисен тапап аша чыккан

Юл-транспорт һәлакәте Учалы районының Тунгатар авылында теркәлгән. 38 яшьлек ир, ару гына шайтан суы капкач, руль артына утырып чыгып китмәкче була. Әнисе аны туктатырга теләп, ачкычын тартып алырга тырыша. Әмма руль артына утырган ир әнисен этеп җибәрә һәм өстеннән аша  үтеп, ихатадан чыгып китә һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыгуын дәвам итә.

Бахыр хатын ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасын көтеп алалмаган: җан тәслим кылган. Ирнең канында 1,270мл/г спирт барлыгы ачыкланган: бу аның нык исерек булуын дәлилли.

Фото: youshatir.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: