Барлык яңалыклар

Мошенниклар көннән-көн остара һәм оятсызлана

Алар инде СВОдагы якташларыбызның язмышы белән "уйный".

Мошенниклар көннән-көн остара һәм оятсызлана
Мошенниклар көннән-көн остара һәм оятсызлана

Алар инде СВОдагы якташларыбызның язмышы белән "уйный".

 

Болай еш без моңа кадәр элекке елларда ковид турында гына яздык. Көн саен аңа кагылышлы – күпме кеше авыру йоктырган, күпме кеше савыккан, ә күпме кешенең җан тәслим кылуы турында мәгълүматны биреп бара идек. Хәзер безнең  каләм очында – мошенниклар. Чөнки безнең республика халкы көн саен алар белән бәрелешеп тора.  

Мошенниклар көн туса яңа алдау ысулы табып тора, инде алар СВОдагы якташларыбызның туганнарына  юл яра.

Иң мөһиме, таныш булмаган номер артында бик оста манипулятор, кешеләрнең аңын томалый белүче, сезнең акчаны салдырып алучы хәвефле зат тора, шуны онытмагыз.  Югалтыр акчагыз булмаган очракта да, алар белән элемтәгә керсәгез, сез миллионлаган сумнарны аларга күчерүегезне сизми дә калачаксыз. Чөнки алар бик оста алдый!

Менә аларның оятсызлыгының чираттагы мисалы.

Якыннары СВОда булган кешеләр көн саен ут йотып яши.  Аралашу сирәк, туры элемтә юк дәрәҗәсендә.  Ә кемдер моннан оста файдалана.

Мошенниклар  СВОчыларның якыннарына шалтыратып, туганыгыз яки балагыз Украина  ягында әсирлектә, дип хәбәр җиткерә. Мондый мәг

ълүматны тиз арада тикшереп булмый.

Чынбарлыкта бернинди әсирлек турында сүз бармый, бу мошенникларның алдашуы гына. Чөнки сүз агышында “корбанга”, ә ул монда телефонны алган кеше, “әсирнең” гомерен саклап калу өчен акча таптыру башлана. Имеш, шул акчага әсирне “дәвалаячаклар”,  аннары азат итәчәкләр. Ә беркатлы туганнар акча күчргәч, тегеләрнең инде эзләре югала.

Акча таптырудлан тыш, бу җинаятьчеләр хокук бозуга этәрүдән дә тарсынмый.

 Алар военкоматка ут төртергә, җәмәгатьчелек алдында Русия армиясенә яла ягарга куша. Бу гамәлләр барысы да мошенникларның Украина махсус хезмәтләре белән туры бәйләнештә булуын раслый.

Телефоннан сөйләшкәндә бик сак булыгыз.

Таныш булмаган номерларны алмагыз.

Кемнәндер, яңа таныштан хәбәр көтсәгез, башка “пароль сүзләр” билгеләгез.

Шикле тәкъдимнәргә, акча белән төрле операцияләр үтәргә тәкъдим итүчеләргә ышанмагыз. Шикле хәбәрләр килсә, туганнарыгыз белән бәйләнешкә керегез, полиция бүлекчәсенә мөрәҗәгать итегез.

Өлкән яшьтәге туганнарыгызны кисәтеп, чит кешеләргә акча бирергә ярамавы турында аңлатып торыгыз .

Башкортстанлылар көн саен мошенникларга 10-15 миллион сум акча күчерә. Шуны 365 көнгә тапкырлагыз әле, күпме җыела? Менә шул зур суммалар безгә каршы, улларыбыз, кызларыбызга атучы коралны  җитештерүгә китә!  Саксызлык, игътибарсызлык, беркатлылык артында безнең егетләрне гомере! Шуны онытмагыз!

 Әйткәндәй, мошенникларга зур суммалар күчерүчеләр арасында безнең югары уку йортларының дәрәҗәле затлары да бар. Димәк. мошенниклар теләсә кемне ышандыра ала. Тагын бер тапкыр кисәтәбез: сак булыгыз!

Фото: kpravda.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: