Барлык яңалыклар

Мәктәп яки бакча территориясендә тартсаң, 3 мең сум штраф!

Бүгенге көндә кайсыбер укучылар мәктәп бәдрәфендә рәхәтләнеп тәмәке көйрәтә. 

Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Башкортстан парламенты РФның административ хокук бозулар турындагы законына үзгәрешләр тәкъдим итте.
“Закон проекты балаларны никотин тәэсиреннәнкурчалауга, мәктәп укучылары арасында тәмәке тарту күренешен киметүгә юнәлтелгән. Без мәктәп һәм бакча җирлегендә никотинлы продукция куллану очракларын административ хокук бозуларның аерым составына кертүне тәкъдим итәбез. Бу әлеге хокук бозулар өчен каралган штрафларны 2000-3000 сумга кадәр арттырырга мөмкинлек бирә. Әле мондый урыннарда тәмәке тартып тотылучылар 500- 1500 сум штраф түли,”-диде К.Б. Толкачев.
Республика парламенты спикеры әйтүе буенча, саннар хафага салырлык: статистика югары сыйныф укучыларының 60% ның тәмәке тартуын күрсәтә. Базарда электрон сигаретлар, вейплар барлыкка килү хәлне тагын да катлауландырды. Үткәрелгән тикшеренүләр тәмәке тартучыларның 56 % ның беренче тәҗрибәләрен нәкъ менә мәктә алуларын күрсәтә.
Бу хәвефле тенденцияне тамырыннан юк итәргә кирәк. Ата-аналар, сез дә шулай уйлыйсыздыр? 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: