Барлык яңалыклар

18 миллион сум акча бүләк иткәннәр

Эх, нигә соң һаман алданабыз?

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур бүлегенә 40 мошенниклык очрагы  турында мәгълүмат килде.

Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенә 88 яшьлек хатын-кыз мошенниклык очрагы турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Ханым сөйләвенчә, аның стационар телефонына билгесез номердан шалтыратканнар. Билгесез кеше имеш тә ханымның кызы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән дигән хәбәр белән шаккатыра. Сөйләшү барышында мошенник пенсионер хатынны мәсьәләне  хәл итү өчен акча түләргә кирәк булачагына ышандыра. Акчаны тапшыру өчен аферистлар  пенсионер хатынга курьер җибәрәләр, ул 400 мең сум акчаны алып к китә.

79 яшьлек пенсионер хатын да шундый ук мошенниклык схемасына эләккән. Чынлыкта барысы да яхшы булган кызын коткарырга өметләнеп, ул  курьерга 100 мең сум акчасын бирә.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Ярмәкәй районы бүлегенә консультация оешмасында эшләүче 39 яшьлек хатын-кыз мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Хатын сүзләренчә, бер көн элек аңа телефоннан шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган аферистлар аның исеменә кредит алырга теләүләрен әйтә. Сөйләшү барышында хатын-кызның үзенә  кредит  рәсмиләштереп, акчаны якындагы банкоматтан алырга һәм аны “имин исәпкә” күчерергә кирәклеген аңлаталар. Гариза бирүче 4 миллион сумга якын кредит ала һәм акчаларны аферистлар күрсәткән билгесез банк счетларына күчерә.

Дүртөйле районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә 56 яшьлек хатын-кыз шундый ук гариза белән мөрәҗәгать иткән. Гариза бирүче сөйләвенчә, шалтыратучы үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра һәм кредитны рәсмиләштерүне туктатырга кирәклеген әйтә. Зыян күрүче акчаны якындагы банкоматтан салдырып ала, ә соңрак мошенникларның банк счетына күчерә. Мошенниклар корбаны 640 мең сумга якын акчасын күчерә, шуларның 25 меңе генә – шәхси тупланмалар, ә калганы –  кредитлар.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: игътибарлы һәм  сак булыгыз. Финанс операцияләрен бары тик банк бүлекчәләрендә генә башкарыгыз. Шикле тәкъдимнәргә ышанмагыз. Охшаш хәлләр булганда, шунда ук туганнарыгыз белән элемтәгә керегез һәм полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Олы яшьтәге туганнарыгызга акчаны билгесез кешеләргә тапшырмаска кирәклеген әйтегез.


Алина Халиуллина, БР буенча  Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: