Барлык яңалыклар

Зианчурада мәктәп укучылары мемориалны җимергәннәр

Кайдан килә шулкадәр тәртипсезлек?

Дамин Юланов/vk.com
Фото:Дамин Юланов/vk.com

Кичә, Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне алдыннан, Зианчура районының  Исәнгол авылында вандаллар хәрби-интернационалистка куелган мемориалның постаментын җимергәннәр. Хулиганнар  плитәләрне җимергән, дип язган үзенең социаль челтәрләрендә район хакимияте башлыгы Дәмин Юланов. Полицейскийлар тиз арада  хулиганлык кылучыларны ачыклаган. Балалар гаепләрен таныган һәм хаталарын аңлаган. Балалар һәм аларның ата-аналары белән профилактик эш алып барыла.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: