Барлык яңалыклар

ДАИга руль артындагы исерек үсмер турында хәбәр иткән

Ярый әле шундый игътибарлы кешеләр бар!

БРның ДАИсеннән.
Фото:БРның ДАИсеннән.

Республикада кичә ышаныч телефонына битараф булмаган бер гражданиннан шалтырату теркәлгән. Ул Уфа буйлап “ВАЗ-2107” машинасы хәрәкәт итүен хәбәр иткән, водительнең исерек булуы ихтимал, дигән ул.

Вакытында хәбәр ителгән мәгълүмат әлеге автомобильне ачыкларга ярдәм иткән. Водительне Ибраһимов бульварында тоткарлаганнар. Ышаныч телефонына килгән хәбәр расланган. Медицина тикшерүе  балигъ булмаган водительнең чыннан да аек булмавын раслаган. Әтисе янында балигъ булмаган хокук бозучы транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерелгән.

17 яшьлек үсмергә автоинспекторлар исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткәне өчен   административ протокол төзегәннәр. Хәзер аңа 30 мең сумга кадәр штраф яный. Законлы вәкилгә карата үз баласын тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәгән өчен материаллар җыелган һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылган. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: