Барлык яңалыклар

Мошенникларга акча күчерүчеләр азаймый

Мошенниклар үткән яларда Башкортстанда яшәүчеләрдән тагын 10 миллион сум акча талаганнар.

Мошенникларга акча күчерүчеләр азаймый
Мошенникларга акча күчерүчеләр азаймый

 

Башкортстан полициясенә мошенниклык кылу очраклары турында 16 гариза бирелгән.

Мәләвез шәһәрендә яшәүче 1995 елгы ир февраль аеннан бирле акчасын ниндидер шикле инвестицияләргә салып бара. Байтак кына акчасы җыелгач, ул аларны алмакчы була. Әмма “кураторлары” элемтәгә чыкмый башлый. Ул шул вакытта гына үзенең аферистлар тозагына эләгүен аңлый һәм 3,5 миллион сум акчасыннан колак кага. Бу акчаларның күбесен ул кредитка алган була.

Илеш районында яшәүче 53 яшьлек ир дә шундый ук хәлгә тарыган һәм хокук саклау органнарына ярдәм сорап язудан башка чарасы калмаган. 2023 елның августыннан ул мошенниклар күрсәткән исәпкә акча салып барган. Бу исәпне мошенниклар “инвестиция платформасы” дип атаганнар. Шулай итеп, ул мошенникларга 3 млн сум акча “бүләк иткән”.

Хөрмәтле ватандашлар! Таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез!

Анна Боброва, Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Фото: advokat-lex.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: