Барлык яңалыклар

Мошенниклар кемнәрне ешрак төп башына утырта?

Белгеч бу хакта җентекләп сөлйләде. 

Көн саен Башкортстанда яшәүче фәлән кеше мошенниклар корган   тозакларга эләгә. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы Эчке эшләр министрлыгының БР буенча мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне законсыз куллануга каршы көрәш бүлеге начальнигы полиция полковнигы Азат Тимерҗанов белән шул хакта әңгәмә корган.

Азат Флүс улы сөйләвенчә, былтыр  башкортстанлылар 3 млрд 200 мең сум акчасыннан колак каккан. Быелның 4 аенда республикада яшәүчеләр югалткан акчалар 1 млрд 200 мең сум тәшкил иткән. Бүгенге көнгә  исә бу сумма 1 млрд 700 мең сумга җиткән. Җинаятьләр санына килгәндә, 2023 елда – 10 меңгә якын мошенниклык очрагы, 2024 елда  банк карталарыннан акча урлауны исәпкә алып, 4 мең җинаять очрагы теркәлгән. Уртача алганда, көненә 10-15 миллион сум акча явыз  ниятлеләрнең исәпләренә күчерелә.

Кемнәр ешрак мошенниклар корбанына әверелә дигән сорауга белгеч болай җавап бирә:

–Корбаннарның “портреты” үзгәрде. Моңа кадәр, гадәттә, пенсионерлар яисә авыл кешеләре алар тозагына эләксә, бүген теләсә кемне дә төп башына уртыртырга мөмкиннәр. Урта яшьтәгеләр дә, белемлеләр дә бар алар арасында. Медиклар, педагоглар,  фәнни дәрәҗәләргә ия вуз преподавательләре дә. Элегрәк мобиль телефоннарга ничек туры килә, шулай шалтыратсалар, бүген аферистлар җинаятькә җентекләп әзерләнә. Киберразведка ысулларын кулланып, мошенниклар булачак корбаннарын урланган мәгълүматлар базалары яисә сайтлар ярдәмендә өйрәнә. Шуңа корбаннарына шалтыратканда, явыз ниятле адәмнәр  аның хакында җитәрлек мәгълүмат туплап өлгергән була, психикасына йогынты ясар өчен нинди психологик алымнар кулланып, нәрсәгә басым ясарга икәнен алар яхшы белә. Аларны белгеч-психолог дип булмый, шулай да бу эшнең төп нигезләрен беләләр, алгоритмнар буенча эш итәләр. Каза күрүчеләргә якыннары өчен курку, борчылу хисләре аша эш итәләр. Я булмаса инвестицияләр аша баю вәгъдә итеп, аңарда комсызлык тойгысы уяталар. Алымнар даими камилләшеп һәм үзгәреп тора.   Әгәр моңа кадәр “Сезнең туганыгыз юл һәлакәтенә очрады” схемасы киң таралган булса, кешеләр бүген аңа алданмый дисәң дә була. Бүген ысуллар һәм алымнар күп төрле. Хәзер инде,   имеш тә, банк хезмәткәре шалтырата дисәләр, күпләр моның ялган икәнен белә. Әмма “Дәүләт хезмәтләре” порталыннан яисә финанс мониторинг порталыннан шалтыраталар дисәләр, моңа әзер булучылар аз. 

Азат Флүс улы Башкортстанда  иң таралган һәм, кызганычка каршы, керемле булган мошенниклык очракларын санап үтте.

Беренче урында, гомумән әйткәндә, “банкларның хәвефсезлек хезмәтләре” дип шалтыратучылар тора. Бу төркемгә  үзләрен  банкның хәвефсезлек хезмәткәрләре дә, шулай ук ФСБ,  Тикшерү комитеты, Үзәк банк “хезмәткәрләре” дип таныштыручылар керә.  Иң күп зыян шушы ысулда теркәлә. Кеше кармакка эләкте икән, аны мөмкин кадәр ныграк “сыгачаклар”, нәтиҗәдә ул еллар буе җыйган акчаларын  да югалта, кредитлар алып та күчерә.

Икенче урында – “инвесторлар”, вкладлар өчен югары процентлар вәгъдә итүчеләр. Бар да зур булмаган суммалардан башлана, аннары ставкаларны арттырырга тәкдим итәләр. Тапкыр мошенниклар, корбаннарының уяулыгын югалттырып, аларга башта бераз акча күчерә.  Аннары кешене ныклап җәлеп итәләр, ул кредитлар чоңгылына чума. Һәм көннәрдән беркөнне шәхси кабинеты блокировкалана, бар да юкка чыга. Зыян, гадәттә, бер миллион сум һәм аннан да артыграк суммадан башлана.

Өченче урында – товар һәм хезмәтләр сату сайтлары ярдәмендә алдау очраклары. Монда зыян ул кадәр зур да түгел, әмма очраклар күп. Кеше акча җибәрә, әмма товарын ала алмый. Бернисез кала. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: