Барлык яңалыклар

Нуриман районында яшәүче абзыйны төп башына утыртканнар

Сез дә алдана күрмәгез, җәмәгать! 

bashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Нуриман районында яшәүче ир, машинасын автомобиль каракларыннан коткарырга теләп, аны 500 мең сумга саткан, ә акчалар ныграк сакланган булсын өчен,  аларны чит исәпләргә күчергән. Мошенниклар шулай эш итә: алар кешене теләсә нәрсәгә ышандырырга  сәләтле.

 Таныш түгел номердан шалтыраткач, пенсионер трубканы ала. Шалтыратучы үзен полиция хезмәткәре дип таныштыра һәм пенсионерга карата коточкыч афера оештырыла, ди. Уфада машиналарга ялган документлар  ясаучы җинаятьчел төркем эш итә, алар машиналарны хуҗаларының рөхсәтеннән башка сата, ә саткан акчаларны чит ил кораллы көчләре файдасына күчерә, дип ышандыра. Нәкъ шушы моментта сезнең машинаны да сатарга тырышалар, диләр аферистлар Нуриман районында яшәүче абзыйга.

Әлбәттә инде абзыйның чит ил формированиеләрен финанслауда гаепле буласы килмәгән, шуңа ул аңардан таләп иткәннәрнең барысын да үти...

Исегездә тотыгыз: полиция хезмәткәрләре беркайчан да гражданнарга шалтыратмый!

Чыганак:  bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: