Барлык яңалыклар

Мошенникларны 20 миллионга баетканбыз

Һәм бу узган тәүлек эчендә генә.

bashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Мошенниклар гамәлләреннән зур акча югалту турында  Русия Эчке эшләр министрлыгының Борай районы бүлегенә гариза килгән. Борай авылында яшәүче 43 яшьлек кешегә апрель ахырыннан билгесез кешедән шалтыратулар килә башлый, ул үзен биржа инвестицияләре буенча менеджер дип таныштыра. Ир-атка кыска вакыт эчендә зур табыш вәгъдә итәләр, ләкин стартап өчен аңа билгеле бер сумма кертергә кирәк була. Ике ай дәвамында зыян күрүчегә махсус кушымта аша финанс үсеше графигын “төзеп” җибәрәләр. Тик гариза бирүченең үз акчаларын алу теләге тугач, бернәрсә дә килеп чыкмый, чөнки күп кенә уйлап чыгарылган сәбәпләр барлыкка килә: “тагын акча кертергә кирәк”, “страховка өчен түләргә кирәк” һәм башкалар. Корбан ялган брокерлар кулына 6,7 миллион сумнан артык акча тапшырган, шуларның 6 миллионнан артыгы - кредит, 600 мең сумы - шәхси акчалар, ә 70 меңнән артыгын ул танышларыннан бурычка алган. Шулай итеп, “инвестор " акчасыз һәм зур бурычлар белән калган.

 Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы бүлегенә 58 яшьлек ир-ат алдау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүчегә 10 көн дәвамында билгесез номерлардан шалтыратулар һәм смс-лар килә. Аферистлар үзләрен  банк һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыра. Явыз ниятле кешеләр үз корбанын аның шәхси мәгълүматларын мошенниклар белергә тырыша  һәм мошенниклар аның исеменә кредит рәсмиләштерергә җыеналар дип ышандыралар. Уйлап чыгарылган мошенникларның гамәлләреннән “котылу” өчен, шалтыратучылар авыл кешесенең үзенә  кредит  рәсмиләштерергә һәм акчаны “имин исәпкә” күчерергә тәкъдим итәләр. Ир-ат 1 миллион 600 мең сумнан артык кредит, шулай ук 150 мең сумнан артык акчаны бурычка алган. Барлык акча шәхсән мошенниклар күрсәткән исәпкә күчерелгән. 

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: билгесез кешеләр белән телефон аша яки мессенджерларда аралашканда сак булыгыз. Тиз табыш вәгъдәләренә ышанмагыз. Чит кешеләргә акча күчермәгез һәм бирмәгез! 

Анастасия Штерн, БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: