Барлык яңалыклар

Шаурма ашагач, комага киткән

Бу ризык хәвефле, әлбәттә, әмма шул ук вакытта  ымсындыргыч та...

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

24 июнь көнне Башкортстан Югары судының гражданлык  эшләре буенча суд коллегиясе җирле кешенең  шәхси эшкуарлардан әхлакый зыян  компенсацияләү турындагы дәгъвасы буенча Салават шәһәр суды чыгарган карарны үзгәрешсез калдырды.  БР судлары матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2023 елның апрелендә Салават шәһәрендә яшәүче ир-атның кафеда сатып алган шаурмадан соң  хәле начарланган. Аны авыр хәлдә күргән әти-әнисе  ашыгыч ярдәм чакырткан.

“Аны шәһәр дәваханәсенең реанимация  бүлегенә  комада килеш салалар. Авыруның бөерләре, бавыры үпкәләре эшләми. Комадан чыккач,  пациентны санавиация белән республика клиник дәваханәсенә илтәләр. Анда да ул бик озак реанимация бүлегендә ята, арытаба нефрологиягә күчерәләр. РКБдан аны сальмонеллез фонында барлыкка килгән кискен тубулоинтерстициаль нефрит диагнозы белән чыгаралар. Моңа өстәп, авыру гемодиализда була, аңа трахеостомия ясыйлар”, – диләр инстанциядә.

Суд зыян күрүченең шәхси эшкуарларга мораль зыянны компенсацияләү турындагы дәгъва таләпләрен өлешчә канәгатьләндерә һәм Салават кешесе файдасына мораль зыянны 800 мең сум күләмендә компенсация түләтергә дигән карар  чыгарды. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: