Барлык яңалыклар

4,3 меңгә якын кешенең акчасын урлаганнар

Уфада финанс пирамидасы төзүчеләргә хөкем карары чыгарылды.

Уфаның Орджоникидзе район суды финанс пирамидасы төзүдә һәм  4,3 меңгә якын гражданнан 1,7 миллиард сумнан артык  акча урлауда гаепләнгән  ике  ир-атны 9 ел һәм 10 айга һәм 4 елга колониягә хөкем итте. Бу хакта БР прокуратурасында хәбәр иттеләр.  

“Алар РФ ҖК 159 маддәсенең 4 өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип танылды (бер төркем кешеләр тарафыннан алдан килешү буенча аеруча зур күләмдә мошенниклык кылу). Судта ачыклануынча, 2015 елда гаепләнүчеләрнең берсе финанс пирамидасы принцибы буенча эш итүче "Инвестсоцвклад" куллану кооперативын оештырган һәм җитәкләгән. Ул үзенең эшчәнлегенә икенче гаепләнүчене һәм билгеләнмәгән башка кешеләрне җәлеп иткән", – диелә хәбәрдә.

Оешма республиканың дистәләрчә шәһәрләрендә эшләгән, шулай ук масштаблы реклама кампаниясе барган. Шул ук вакытта кооперативның физик та, юридик та шәхесләрнең акчаларын җәлеп  итәр өчен лицензиясе булмаган. Гаепләнүчеләр, вкладлар буенча 5тән алып 15 процентка кадәр керем вәгъдә итеп, 2015тән алып 2019 елга кадәр халык белән килешүләр төзегән.

“Бу ысул ярдәмендә алар 4,3 меңгә якын гражданнң 1,7 миллиард сумнан артык акчасын урлаган. Халыктан урланган акчаларны алар үз мәнфәгатьләрендә тотынган. Суд аларга 9 ел 10 ай һәм 4 ел гомуми режимлы төзәтү колониясенда утыру җәзасын билгеләде. Алар суд залында сак астына алынды", – диләр прокуратураның матбугат хезмәтендә.

Прокуратура чыгарылган хөкем  карары белән риза түгел, ул аны йомшак дип саный һәм апелляция тәртибендә шикаять итәчәк, дип билгеләп үттеләр ведомствода. 

Чыганак: tass.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: