Башкортстан районара табигатьне саклау прокуратурасы ачыклавынча, Ишембай районы Шихан бистәсе территориясендә урнашкан экофермада шәхси эшкуар дөяләр, мараллар, декоратив кәҗәләр, Африка тәвә кошларын, кыргавыллар, тавис кошларын тиешле лицензиясез мәдәни-тамаша максатларында тоткан, шулай ук аларны тотканда кагыйдәләрне бозуларга юл куйган.
"Табигатьне саклау прокуратурасы таләпләре буенча коммерсант „хайваннарны мәдәни-тамаша максатларында куллану һәм аларны тоту таләпләрен үтәмәү“, „ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу“ һәм „лицензия булмаганда эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру“ маддәләре буенча административ җаваплылыкка тарттырылды. Моннан тыш, аның адресына күрсәтмә кертелде, аны тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозулар бетерелде”, — дип хәбәр иттеләр БР прокуратурасының матбугат хезмәтендә.
Чыганак: bashinform.ru