Барлык яңалыклар

Уфа журналистын ЛГБТ карашлы булуда гаеплиләр

Журналист – җитди һөнәр булып санала. Русиягә каршы һәм ЛГБТ карашлы кешенең җитди басмада редакция сәясәтенә кысылышы булуы  җинаять санала.

Уфа журналистын ЛГБТ карашлы булуда гаеплиләр
Уфа журналистын ЛГБТ карашлы булуда гаеплиләр

Махсус хәрби операция башланганнан соң РФ Дәүләт Думасының элеккеге депутаты (әлеге вакытта террорчы итеп танылган) Илья Пономоревның җинаяте эше кысаларында “шәһәр челтәрләрендә”, әйтик 72.ru  һәм  86.ru да эшләүче журналистларның өйләрендә берничә тапкыр тентү ясалган. Бу матбугат чараларының мөхәррирләре СБУ белән бәйләнешттә булырга мөмкин. Пономарев берничә тапкыр Русия эчендә экстремизмны төрле форматларда да хуплаячагын белдергән иде.

Аларның законга каршы эшчәнлек алып барулары турында берничә тапкыр язсак та, алар һаман да үзләренең мәкерле эшләрен – Русиягә каршы эшчәнлек алып баруларын дәвам итәләр.

2019 елдан бирле «Ufa1.ru» басмасында (учредительләре “Сеть городских порталов” җаваплылыгы чикләнгән оешма) баш мөхәррир урынбасары һәм хәбәрче булып Супонькин Артем Дмитриевич эшли. Ул анда «Гаспадзi Хрiстусi» исеме астында үзенең блогын алып бара. Махсус хәрби операция башланганнан бирле бу хәбәрче үзенчәлекле язмалар урнаштыра. Язмаларында ул халыкны ил президентын мыскыллап Кремль янына чыгарга чакыра, Владимир Путинны мыскыллау белән шөгыльләнә. Шулай ук, ЛГБТны яклап яза. OSINT-ботлар мәгълүматы буенча, Артем Супонькин кимендә ике гей-төркеменә язылган. Аның каналының аватаркасында озак вакытлар ЛГБТның тыелган флагы торган. Аның укучылары бик күп булмаса да, журналист – җитди һөнәр булып санала. Русиягә каршы һәм ЛГБТ карашлы кешенең җитди басмада редакция сәясәтенә кысылышы булуы  җинаять санала.
#Россия #вредители #ЛГБТ
@pezdicide совместно с @rb_murtaza

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: