Барлык яңалыклар

Республикада авыр җинаять кылган ирне эзлиләр

Як-ягыгызга карап йөрегез!

БР буенча  Тикшерү комитетыннан.
Фото: БР буенча Тикшерү комитетыннан.

Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе авыр җинаять кылуда шикләнелү буенча 34 яшьлек Сулимхаджи Идрис улы Джабаевны эзли. Чечен республикасы Шәле районы Автуры авылында туып-үскән ир Салават шәһәрендә яши.

Тышкы кыяфәте, билгеләре: буе якынча 175 см,  уртача гәүдәле, кыска кара чәчле, сакалы бар.

“Джабаевның кайда булуын белүчеләрне тикшерү идарәсенең ышаныч телефонына 8 (347) 251-62-51 яисә эчке эшләр органнары номерына (02, мобиль телефоннан – 102)  шалтыратып хәбәр итүегезне үтенәбез”,  – дип гражданнарга мөрәҗәгать итәләр ведомствода.

Эзләүгә игълан ителгән ир өч җинаятьтәше белән бергә үзенең 29 яшьлек танышыннан 1 миллион сум акча таптырганнар. 31 май көнне алар каза күргән ир-атка “Лада Калина” машинасында төнге клубка барырга тәкъдим иткәннәр. Төнге клубта ирләр компаниясе аны кыйнаган,  җибәрмичә тоткан һәм акча таләп иткән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: