Барлык яңалыклар

Банк карталарын чәлдергән

Үсмер абыйсы яшәгән өйне талап чыккан. 

Куергазы районында караклык очрагын ачыклаганнар. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итәләр.

Бер ханым үзе эштә чакта йортын талау очрагы буенча полициягә мөрәҗәгать итә. Карак спиртлы эчемлекләр һәм берничә банк картасын урлаган. Тикшерү-оператив төркем  йорт хуҗасының сөяркәсенең 17 яшьлек туганы карак була алуын ачыклый. 

Моңа кадәр хөкем ителгән балигъ булмаган  үсмер бүгенге көндә  профилактик исәптә тора. Үсмерне тоткарлап, полиция бүлегенә алып килгәннәр. Ул гаебен таныган. Полицейскийлар урланган әйберләрнең бер өлешен кайтарган. Үсмергә карата яшәгән урынын ташлап китмәү турында чикләү чарасы кулланылган. 

Чыганак: gorobzor.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: