Барлык яңалыклар

Җинаятьчеләр кешеләрне алдауның яңа схемасын уйлап тапкан

Сез бу хакта белергә тиеш! 

Бәләбәйдә автобус водителе бераз акча эшләргә уйлаган. “Мошки” Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, ул интернеттагы белдерү буенча   “биржа аналитик”лары белән элемтәгә кергән. Алар отышлы кертемнәр сылтавы белән аны кредитлар рәсмиләштерергә һәм аларга йөзләрчә мең сум күчерергә күндергән.

Ирнең акчалары беткәч, аферистлар гадәттәгечә югалмаган, киресенчә, алар аны дәртләндереп, зур табыш  вәгъдә итә башлаганнар. Әмма моның өчен “партнёр”, ягъни банк картасы булган кешене табарга кирәк булган.

Каза күргән ир, аны капкынга эләктерәсен аңламыйча таныш хатынга мөрәҗәгать иткән һәм банк реквизитларын җинаятьчеләргә хәбәр итәргә күндергән. Мошенникларның икенче корбаны 984 мең сум акчасыннан колак каккан. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: