Барлык яңалыклар

Хәсрәт-ана кечкенә сабыена пычак белән ташланган

Шундыйлар нишләп бала таба икән?

Видеодан скриншот.
Фото: Видеодан скриншот.

Бәләбәй районында яшәүче хатынга яшь ярымлык баласын үтерергә омтылганы өчен хөкем карары чыгарганнар. 

Русия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе Бәләбәй районында яшәүче хатынның 2023 елның 7 октябре кичендә исерек булуын ачыклаган. Хөкем ителүче хатын сөяркәсе белән талашкан, ир өйдән чыгып киткән. Моңа өстәп хатынны 1,6 яшьлек баласының ачыргаланып елавы чыгырыннан чыгарган. Ачуы чыккан хатын баласының йөзенә һәм эченә пычак белән суккан һәм аны калдырып чыгып киткән. Урамда ул узгынчы хатыннан ашыгыч ярдәм чакыртуын сораган.

Вакыйга урынына килгән медиклар баланың гомерен саклап алган, сабыйны санавиация белән Уфаның Республика балалар клиник дәваханәсенә алып килгәннәр. Бүгенге көндә бала әтисе белән яши.

Суд хатын-кызны 11 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул гомум режимлы төзәтү колониясендә  утырачак, аннан соң  да иреге чикләнәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: