Барлык яңалыклар

Русиянең 7 төбәгендә машиналар урлап, 13 миллион сумга якын акча "эшләгән"

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Уфаның Октябрь район суды Чишмә районында яшәүче ир-атка карата кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган. Ул мошенниклыкта, караклыкта, рәсми документны ялганлаштыруда гаепләнә. БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә,  2020 елның март аеннан алып 2022 елның декабренә кадәр әлеге ир-ат интернетта гражданнарның машиналарын арендага бирү турындагы игъланнарын  күзәткән. Игълан бирүчеләр белән очрашуда ул машиналарны кыска срокка арендага алу турында килешкән һәм арытаба, документларны ялганлаштырып, машиналарны сатып җибәргән.

Шулай итеп, җинаять эше фигуранты, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Екатеринбургта, Казанда, Самарада, Мәскәү өлкәсендә һәм Удмуртия республикасында 9 машина урлап, аларның хуҗаларына  барлыгы 13 миллион сумга якын зыян салган.

Гаепләнүче гаебен таныган. Суд аңа 6 ел һәм 6 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм гомум режимлы төзәтү колониясендә утыру рәвешендә җәза билгеләгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: