Барлык яңалыклар

Дәваханәнең элекке баш табибы хезмәткәрләреннән акча таптырган

Бу "схема" күпләргә таныш...

Зилаер район үзәк хастаханәсенең элекке баш табибы 1,8 миллион сумга якын ришвәт алганы өчен суд алдына басачак. Район прокуратурасы “Зур күләмдә ришвәт алу” маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү карары чыгарды.

Тикшерү фикеренчә, 2020 елдан алып 2022 елга кадәр медицина оешмасы җитәкчесе телдән баш шәфкать туташы һәм баш бухгалтерга  хезмәткәрләргә өстәмә стимуллаштыручы түләүләр исәпләргә дигән   законсыз йөкләмәләр биргән.

Арытаба премияләрнең бер өлешен дәваханә хезмәткәрләре җитәкче яклавына һәм хезмәт урынында кайбер моментларга “күз  йомганы” өчен  баш табибка тапшырып бара. Хезмәткәрләр баш табибка тапшырган акчалата бүләк 1,8 миллион сумга якын тәшкил иткән.

Гаепләнүче гаебен танымаган. Җинаять эше  Зилаер районара судына юнәлтелгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: