Барлык яңалыклар

Үсмерләр, шаярып, “мәет”не универмаг түбәсенә асып куйганнар

Кызык итәргә уйлаганнар. 

@Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан, Telegram
Фото:@Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан, Telegram

Күгәрчен районы Морак авылында кемнәрдер усал итеп шаярган һәм җирле халыкны инфарктка җиткерә язган. Авыл халкы сүзләренчә, кайсыдыр явызлар универмаг түбәсенә коточкыч манекен асып куйган. Бу хакта Mash Batash Telegram-каналы атна башында язып чыкты.

Бүген бу явызлыкны кемнәрнең кылганы билгеле булды. Өч үсмер кеше гәүдәсенә охшаш манекен ясаган да, аны кара полиэтилен пакетка салып,  универмаг түбәсенә асып куйган.

Малайларга 14, 15 һәм 17 яшь. Аларның бу шаяруын авыл халкы аңламаган һәм полициягә хәбәр иткән.

14 һәм 15 яшьлек малайларның әти-әниләренә балаларын комендант сәгате вакытында өйдән чыгарып җибәргәнгә протоколлар төзелгән, аларга административ штраф түләргә туры киләчәк.  17 яшьлек үсмергә карата законнарга ярашлы карар кабул ителәчәк.

Чыганак: Mash Batash Telegram-каналы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: