Барлык яңалыклар

Үзбәкстаннан килгән мигрант укучы кызны мәсхәрәләгән

Кызганычка каршы, үсмер кыз балага узган...

Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

Уфада тугызынчы сыйныфта укучы кыз баланы мәсхәрәләүдә шикләнелеп,  мигрант тоткарлаганган.  

Әлегә билгеле булуынча, Үзбәкстан кешесе социаль челтәрләрдә  менталь  инвалидлыкка ия үсмер кызны тапкан һәм аны свиданиега чакырган. Алар күрешкән, урамда йөргәч, ир  аны үзе яшәгән өйгә чакырган һәм анда көчләгән. Бу хакта Mash Batash Telegram-каналы яза. Үсмернең әнисе бу хакта  кызы аңа йөклелеге турында сөйләгәч, белгән. Ана кызы белән дәваханәгә мөрәҗәгать иткән, хастаханәдә исә бу хакта полициягә  хәбәр иткәннәр.

Мигрантны аэропортта тоткарлаганнар — ул үз ватанына кайтып китәргә теләгән, билет сатып алып өлгергән. Җинаятьтә шикләнелүчене сак астына алганнар.

Чыганак: mk.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: