Барлык яңалыклар

"Права"сыз водитель кеше таптаган

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Уфаның Орджоникидзе район суды бер иргә карата “автомобиль белән идарә итүче затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы, саксызлык аркасында транспорт чаралары белән идарә итү хокукына ия булмаган кеше тарафыннан кеше үлеменә китергән” маддәсе буенча кузгатылган   җинаять эше буенча хөкем чыгарган.

Судның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, былтыр декабрьдә “Дэу Нексиа” руле артындагы әлеге ир-ат, “права”сыннан мәхрүм ителгән килеш, җәяүлеләр өчен юл кичүе  (“зебра”) аша чыгып барган җәяүлене бәрдергән.

Авариядә имгәнгән ирне дәваханәгә алып киткәннәр, тик, кызганычка каршы, ул вафат булган. Гаепләнүче гаебен таныган һәм әхлакый зыянны каплаган. Суд аңа колония-поселениедә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 3 елга мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: