Барлык яңалыклар

Ата кеше улының юньсез булуына түзмәгән...

Ул пычакка үрелгән. 

Русия Тикшерү комитетның  БР буенча идарәсеннән.
Фото:Русия Тикшерү комитетның БР буенча идарәсеннән.

Уфада өлкән яшьтәге ир үзенең 37 яшьлек  улын үтерергә маташкан. Ул хокук саклау органнары хезмәткәрләренә җинаяте хакында сөйләп биргән.   БР буенча Эчке эшләр министрлыгында һәм Русия Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә хәбәр итүләренчә, гаепләнүче  беркайда да эшләмәгән, даими хәмер эчкән һәм әхлаксыз тормыш алып барган улына карата нәфрәт хисе тойган.  Ул көнне улы килеп, әтисеннән чираттагы тапкыр акча таптырган. 69 яшьлек ир котырып киткән һәм улын юк итәргә уйлаган. Аш-су бүлмәсеннән пычак эләктереп, “үтерәм” дип янап, улының күкрәгенә суккан.

Яраланган ирнең сөяркәсе ашыгыч ярдәм чакырткан һәм вакыйга турында полициягә хәбәр иткән. Медиклар ярдәме белән яраланган ир исән калган. Гаепләнүче җинаять урынында калган һәм барын да сөйләп биргән.

Тикшерүчеләр ата кешегә “үтерергә омтылу” маддәсе буенча гаепләү белдергән. Аның белән беренчел тикшерү гамәлләре үткәрелгән, суд әлегә аны сак астына алган.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: