Барлык яңалыклар

Танышу кушымтасы аша тапкан хатынга миллионга якын акча җибәргән

Гашыйк ирне төп башына утыртканнар. 

Танышу кушымтасы аша тапкан хатынга миллионга якын акча җибәргән
Танышу кушымтасы аша тапкан хатынга миллионга якын акча җибәргән

Эчке эшләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, аферистлар узган тәүлектә Башкортстан халкыннан 10 миллион сумнан артык акча урлаган.

Мәсәлән, Уфа полициясенә 39 яшьлек ир килеп, алдау турында гариза язган. Ул онлайн танышу кушымтасында бер мөлаем хатын-кыз белән танышкан. Ул аңа бик нык ошаган. Алайгына да түгел, тәмам гашыйк булган. Ялгыз ханым үзенең эч серен бушатып, аңа кызының авыруы турында сөйләгән. Аны аякка бастыру өчен миллионга якын акча кирәклеген әйткән. Бу ирдән бурычка акча сорап, берничә айдан кире кайтарырга вәгъдә биргән. Матурлыгына башы-күзе әйләнгән ир аны бик җәлләгән күрәсең, бөтен булган акчасын — 350 мең сумын һәм ломбардка милек залогыннан 450 мең сумнан артык акчасын алып, мобиль банк аша билгесез счетка күчергән.

Акчаны алу белән теге хатын юкка чыккан. Ир үзенең алданганын аңлагач, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Автор фотосы. 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: