Барлык яңалыклар

Нефтекамада бер ир пенсионерларны коткыда тота

Хәтта кул күтәрә...

Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Нефтекамада исерек  ир пенсионерларны кыйнаган. Төзүчеләр урамындагы күп катлы йортның домофон камерасы бер ирнең эскәмиядә тыныч кына утырган пенсионерларга бәйләнүен теркәгән, имеш, аның хакта сөйләнеп утырганга ул аларны фатирларына куган. Моңа инде күптән өйрәнеп беткәнгә булса кирәк, олы яшьтәгеләр бу сүзләргә игътибар итми. Әмма котырынган ир тынычлана алмый, ул бабайның таягын ала да бер әбигә кизәнә. Шулчак, куркып, бу әби күршесе белән подъездга табан ашыга. Агрессор таягын бабайга кайтара, ә бабай,  әбиләрне якларга теләп, күрәсең, иргә таяк белән суга. Җавап итеп агрессор пенсионерны кыйный. Бабай эскәмиягә егыла. Дебошир, кулына  таякны алып, аның аркасына суга. Ниндидер фатир тәрәзәсеннән күрше ир кычкыргач, дебошир кача.

Полиция аны тиз арада ачыклаган. Дебошир – Нефтекамада яшәүче 61 яшьлек ир. Аны тоткарлаганнар.

Соңрак ачыклануынча, бу дебошир күршеләрне күптәннән коткыда тота икән. 71 яшьлек абзыйны ул инде өченче тапкыр кыйнаган.

Каза күргән пенсионерлар сүзләренчә, 61 яшьлек дебошир Федор аларга подъездга кермәгәннәре өчен ачулана. Бу йортта Федорның сөяркәсе яши. Федор хәмер эчеп килгән саен алардан подъезд ишеген ачуны таләп итә, пенсионерлар исә: “Кемгә килгән, шул ачсын”, – диләр. Бу хәлгә түзмәгән  исерек ир пенсионерлар белән талаша, ди.

Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Нефтекама халкының хокуксыз гамәлләр кылу факты буенча җинаять эшен тикшерү барышы турында доклад тәкъдим итәргә кушты. 

Чыганак: Mash Batash Telegram-каналы / bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: