Барлык яңалыклар

Яшьләр акылдан язамы әллә?

Аларның тәртибен һәм кылыкларын башкача аңлатып булмый. 

БРның ДАИсеннән.
Фото:БРның ДАИсеннән.

Уфада ДАИ  хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә  хәрәкәт иткән  “ВАЗ-21011” машинасы түбәсендә кешенең китеп баруын тасвирлаган видеоязмага тап булган. Юл-патруль полкы инспекторлары машина йөртүчене ачыклаган. Ул – Уфада яшәүче 20 яшьлек егет.

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган  егеткә берничә административ материал төзелгән (төгәлрәк әйткәндә: кешеләрне йөртү, хәвефсезлек каешларын куллану кагыйдәләрен бозу, транспорт чарасы белән хокукы булмаган кешенең идарә итүе, транспорт хуҗаларының гражданлык җаваплылыгының мәҗбүри страховкасы (ОСАГО)  турындагы таләпләрне үтәмәү).

Пассажирга карата да протокол төзелгән. Ул “Җәяүленең яисә юл хәрәкәте процессында  катнашкан  башка затның юл йөрү кагыйдәләрен бозу” маддәсе буенча административ җаваплылыкка тарттыралачак.

Машинаны махсуслаштырылган стоянкага урнаштырганнар.

Кешеләр акылдан язамы әллә... Күптән түгел генә  шәһәр уртасында зур тизлектә  хәрәкәт иткән машина ишекләрен ачып, түбәсенә менеп кунаклаучы, багажнигына кереп утырган яшьләр турында язган идек.  

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: